Бүген шәрык календаре буенча Ат елы башлана

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Яңа елны бәйрәм иткәнгә инде бер ай үтеп китсә дә, шәрык (Кытай) календаре буенча Зәңгәр Агач Ат елы бүген – 30 гыйнвардан 31 гыйнварга каршы төндә генә башланды.
Кытай гороскобы буенча Ат кешеләргә зур файда китерә торган көчле табигый энергия символы булып тора. Зәңгәр төс, үз чиратында, күңел тынычлыгын, тормыш турында тирән уйлануны гәүдәләндерә, хакыйкатьне, тормыш мәгънәсен табарга өнди. Ә Агач стихиясенең символы – үсү, иҗат, чәчәк ату.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International