АГНИ студентлары “ТМС групп” ЧҖҖ вәкилләрое белән очрашты

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Әлмәт дәүләт нефть институтының нефть-газ җиһазлары кафедрасында 5нче курс студентларының “ТМС групп” ЧҖҖ вәкилләре белән очрашуы булды. Уңышлы үсеп килүче бу компаниянең яшь вәкилләре инженерлык механикасы факультеты студентларына үзләренең “ТМС групп” компаниясендә ничек эшли башлаулары, эшләренең ничек баруы турында сөйләделәр. Предприятиедә эшләүчеләрнең уртача яше 35, яшьләр 37% тәшкил итә. Яшьләрнең шулай күп эшләве компаниядә яшь хезмәткәрләрне актив кызыксындыру сәясәте үткәрүгә бәйле. Мәсәлән, былтыр яшьләр программасын гамәлгә ашыруга 9 миллионлап сум акча тотылган. Студентлар предприятиенең яшь лидерларын зур игътибар белән тыңладылар, эш хакының күпме булуы, хәрби билет булмаганда эшкә алу-алмаулары, эшкә күнегү ничегрәк булуы белән кызыксындылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International