АГНИ студенты Доха шәһәрендә “Белем атнасы”нда катнашты

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Карина Хәйбуллина, башлангыч конкурсны уңышлы үтеп, Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) “Белем атнасы”нда (Education Week) катнашты. Яшьләрнең абруйлы халыкара форумы 18-22 гыйнварда Нефтьче иненерларның халыкара җәмгыяте тарафыннан үткәрелде. Интернациональ төркемнәр составында безнең студент нефть-газ сәнәгатенең актуаль мәсәләләренең яшьләрчә чишелешләрен әзерләүдә актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International