«Гаудеамус-2014»

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
27 гыйнварда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары кышкы каникул чорында студентлар активының “Гаудеамус-2014” лагеренда күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәрү өчен «Дуслык» сәламәтләндерү лагерена килделәр. Быел студентларның шундый еллык профильле сменасы инде унынчы тапкыр үткәрелә. Шул ук көнне “Дуслык”ның актлар залында сменаны тантаналы ачу булды. Яшьләрне котларга хөрмәтле кунаклар: “Татнефть” ААҖ нең профком рәисе Гомәр Яруллин, компаниянең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин, “Җәлилнефть” идарәсе башлыгының урынбасары Рәйхан Шәйхетдинов, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Василий Самойлов, институттан беренче проректор Алексей Иванов, укыту-тәрбия эше буенча проректор Рәсимә Рәхимова һәм студентлар профкомы рәисе Гөлнара Борһанова килделәр.

Булачак нефтьче-инженерларны күп кенә мавыктыргыч, кызыклы чаралар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International