Шәһәр имамнары җыелышы

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә шәһәр имамнары, аларның урынбасарлары һәм мөәззиннәр җыелышы үтте. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең планнары белән таныштырды. Быел үткәреләчәк чараларга тукталып, 2014 елны мөфтият тарафыннан игълан ителгән Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы итеп ассызыклады. "Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш", - диде ул. Шулай ук ул Әлмәт районы мөхтәсибәте планнары белән дә таныштырды. Имамнар җыелышта үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.


Энҗе Хасаншина

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International