Әлмәт полицейскийлары кеше үтерүне ачтылар

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Полиция бүлегенә Тайсуган авылында кеше үтерелү турында хәбәр алынган иде.

40 яшьлек туганнары үлгәч, якыннары шуны озатырга җыелганнар икән. Көн дәвамында мәет озату белән мәшгуль булганнар, ә кичен җыелып эчә башлаганнар.

Үтерелгән кеше, таныш кызын яклап, кунакларның берсе белән сүзгә кергән булган. Башта алар талашканнар, аннары йодрык белән сугышуга киткән. Бер арада кунак пычакка ябышкан. Алынган җәрәхәттән яшь кеше шунда ук җан биргән.

Оператив-эзләү чаралары күреп, полицейскийлар шикле кешене “эзе суынганчы” тотканнар. Ул моңа кадәр өч тапкыр хөкемгә тартылган шул авыл кешесе булып чыкты. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International