Әлмәт эчке эшләр бүлеге музеена экскурсия

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
18нче урта мәктәпнең полиция сыйныфында тәрбияләнүчеләр өчен Әлмәт эчке эшләр бүлеге музеена экскурсия оештырылды. Экскурсияне бүлек башлыгының кадрлар белән эшләү буенча урынбасары полиция подполковнигы Вера Субботина үткәрде. Балалар 50нче еллардагы тикшерүче кабинетында булдылар, Әлмәт районында милиция оештыру тарихы белән таныштылар, милиция хезмәткәрләре узган гасырның 50нче елларында файдаланган экспонатларны күрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International