“Белемнең сыйфатын күтәрү” семинары

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
24 гыйнварда 10нчы урта мәктәп базасында мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары өчен “Белемнең сыйфатын күтәрү юллары” дигән семинар булды. Семинарның беренче өлешендә дәресләрнең аерым этаплары күрсәтелде, анда укытучылар Сабирҗанова О.А., Захарова Е.В., Сөләйманова Э.А., Мөэминова Л.Ф., Вилданова Э.Ф., Бухарова Л.Н., Хәлимова Р.Р. Сингапур программасы буенча укыту-өйрәтү структураларын оста файдаландылар. КОНЭРС, ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД, ФО БОКС СИНЕКТИКС, СТЁ ЗЕ КЛАСС, ЭЙ АР ГАЙД, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР кебек структуралар укучыларның үзара конструктив хезмәттәшлегенә, шулай ук укучының уку материалын үзләштерүенә булышлык итә.

Семинарның икенче өлеше белемнең сыйфатын күтәрү проблемаларын карап тикшерүгә, электрон журналларны вакытында тутыруга һәм предмет олимпиадаларының муниципаль туры йомгакларына багышланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International