Әлмәттә бухгалтерларның зона укуы үтте

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт драма театрының кече залында бүген балаларны бакчага йөрткән өчен түләүләрне дөрес исәпләү мәсьәләсе буенча (яңа елдан ул гаиләнең һәр кешесенә туры килгән керемне исәпкә алып махсус формула буенча исәпләнә) бухгалтерларның зона укуы үтте. Анда ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Сидорова, программ тәэмин итүне эшләгән “Барс Групп” компаниясе вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International