“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Барлык сораулар- җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! Минем кызыма 2 яшь, бакчадан урын бирмәделәр әле. Гыйнвардан башлап 3 яшькә кадәргеләргә пособие бирәләр дип ишеттем. Бу дөресме? Шулай булса, аны безгә түләрләрме? Мин үзем мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә эшлим. Рәхмәт!

Җавап: Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, бала карау буенча айлык пособие “Хезмәткә сәләтне вакытлыча югалтканда һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминият турында”гы Федераль канун (№255, 29.12.2006 ел) нигезендә түләнә. Бала карау буенча айлык пособие бала берьярым яшкә җиткәнгә кадәр түләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International