Якын көннәрдә Татарстанда 40 градуслы салкыннар көтелә

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
28-31 гыйнварда һава температурасының тагын да түбәнәюе көтелә.
Бүген көндез 20-25, республиканың төньяк районнарында 30 градуска кадәр салкыннар булачак.
29-30 гыйнварда төннәрен 30-35 градуска кадәр салкын булачак, аерым урыннарда, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, температура -40ка кадәр төшәргә мөмкин, көндезләрен республиканың күбрәк өлешендә 25-30 градус салкын булыр дип көтелә.
31 гыйнварда үтә салкын һава сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International