Россия сумының символын киләсе җәйдә компьютер клавиатураларында күреп булачак

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Ә бу валютаның билгесен инде февраль азагында халыкара стандартларга кертәчәкләр.
Киләсе атнада Россия Үзәк банкы сумның символын төп шрифт стандарты «Юникод»ка кертергә дип Unicode Consortiumга гариза җибәрәчәк.
Сумның билгесе инде февраль ахырында ук халыкара стандартларга кертелер дип көтелә, ә җәй көне финанс символы Unicodeның глобаль яңарышында һәм клавиатураларда да урын алыр, дип хәбәр итә «Известия».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International