Каты салкыннарга карамастан, туфракта туң элекке тирәнлектә кала

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанда каты салкыннар торуга карамастан, туфракта туң катламы элеккечә кала. Бу басуларда 30-40 см кар яту аркасында шулай. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль идарәсенең ТР филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, төрле районнарда туфракның туңуы төрлечә. Әйтик, Лаеш районында ул 2-3 см, басудан карны җил ала торган басуларда 5-6 см га җитә. Мөслим һәм Минзәлә районнарында туфракның туңуы максимум дәрәҗәдә – 40 см.
Галимнең әйтүенчә, суыту уҗым культураларының торышына уңай тәэсир ясаган. Бүгенге көндә уҗымнарның кыш чыгуы өчен идеалга якын шартлар туган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International