Спортчылар Әлмәт укучыларында кунакта

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннары башлануга ике атнадан да кимрәк вакыт калды. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче урта мәктәптә шул вакыйгага багышланган кызыклы очрашу булды.
Мәктәп балаларына, төгәлрәге, беренче сыйныф укчыларына кунакка Россия беренчелегендә җиңүчеләр, грек-рим көрәше буенча Россия җыелма командасынна керүче спортчылар килде. Бу спортчылар барысы да – безнең якташлар. Алар укучыларга үзләренең спорт төре, сәламәт яшәү рәвешенең файдасы, ирешкән җиңүләре турында, алга максат куеп тырышканда күп нәрсәгә ирешү мөмкинлеге турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International