Рафаил Төхфәтуллин юбилеена багышланган иҗат кичәсе

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
20 гыйнварда Гариф Ахунов исемендәге әдәби хәрәкәт музее каршындагы 1нче кичке мәктәптә рус теле һәм әдәбияте укытучысы Елена Кильдюшова тарафыннан татар язучысы Рафаил Төхфәтуллин юбилеена багышланган иҗат кичәсе үткәрелде.

Аның программасында язучының тормыш юлы белән танышу, әсәрләренән өзекләр уку, 2013 елда “Рухият” фонды нәшрияты язучының 90 еллыгына багышлап чыгарган “Минем җаным китапларымда” дигән китапны тәкъдим итү бар иде. Баштагы өлешләрдә укучылар чыгыш ясады, соңгы өлешне китапны төзүче, язучының улы журналист Рөстәм Төхфәтуллин алып барды.

Бәйрәмдә җирле матбугат вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International