Бүген Холокост корбаннарын искә алу халыкара көне билгеләп үтелә

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Освенцим лагереның эшләве чорында анда, кайбер мәгълүматларга караганда, 1,5 тән 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак ителгән.

Ел саен 27 гыйнварда Холокост корбаннарын искә алу халыкара көне билгеләп үтелә. Ул көн 2005 елның 1 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан расланган иде. Освенцим лагеренда барлыгы, кайбер мәгълүматларга караганда, 1,5 тән 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак ителгән. Генераль ассамблея Освенцимдагы нацистлар лагере тоткыннарының совет гаскәрләре тарафыннан азат ителүенә 60 ел тулу уңаеннан үткәрелгән махсус утырышын бер минут тынлык белән башлап җибәрә.

Дөньяның күп кенә илләрендә геноцид корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар бар, һәм бүген аларда кайгылы церемонияләр, искә алу чаралары үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International