“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына сорауга җавап

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Барлык сорауларны һәм җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, кибет яки офис төзү өчен җир участокларына, офис ачу өчен подвал биналарына электрон сәүдәне каян карарга була?

Җавап:
муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен электрон сәүдә тәртибендә сатулар үткәрү РФ һәм ТР кануннары тарафыннан регламентлаштырылмау сәбәпле, җир участоклары ачык аукцион тәртибендә сатыла. Булачак аукцион сәүдәләре һәм аларның нәтиҗәләре турында хәбәрләр Әлмәт муницпаль районының almetyevsk.tatar.ru, рәсми сайтында, Россия Федерациясенең torgi.gov.ru рәсми сайтында, басма матбугат – “Әлмәт хәбәрләре” гәзитендә урнаштырыла. Аларда гаризалар алу, башлангыч бәя, аукционның “адымы”, задатка түләүнең күләме һәм реквизитлары, аукционны үткәрү урыны һәм вакыты турында мәгълүматлар бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International