Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча дөнья чемпионатында катнашачак

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
22-26 гыйнвар көннәрендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә кикбоксинг буенча клублар арасында Россия чемпионаты үткәрелде. РФ ның төрле төбәкләреннән чемпионатта 600ләп спортчы катнашты.

Әлмәт вәкилләре “Алга” спорт клубында тәрбияләнүче 20 спортчы иде. Чыгыш бик уңышлы булды, безнекеләрдән 17 кеше призлы урыннарга чыкты. Алар барысы да Марат һәм Тимур Гыймаевлар, шулай ук Андей Рыжиков шәкертләре.

6 спортчы 1нче урыннар алды. Алар - Регина Рикмушина, Аделя Мөхәммәтҗанова, Ширхан Гусейнов, Роман Овчинников, Арман Мартиросян һәм Илнур Габитов. Бу спортчылар Россия җыелма командасына кертелделәр, Австриягә чакыру алдылар.

Апрель аенда анда кикбоксинг буенча Дөнья кубогы үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International