Бүген Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне
2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Санкт-Петербургта төрле бәйрәм чаралары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү акцияләре үтә. Хәрби дан көне – Ленинград шәһәрен нимес-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне “Россиядә хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында” федераль закон нигезендә үткәрелә.