Овертаймда җиңүгә ирештеләр

2014 елның 26 гыйнвары, якшәмбе
25 гыйнварда Әлмәт “Нефтьче” хоккей командасы Ижевскида җирле “Ижсталь” хоккейчылары белән очрашты.

Уенның башы кунаклар өчен уңышлы булды. Алар беренче периодта хуҗалар капкасына ике алка кертүгә ирештеләр. Икенче периодта хуҗалар исәпне тигезләде. Өченче период уртасында хуҗалар тагын бер гол керткәч. әлмәтлеләрнең хәле мөшкелләнеп калган иде. Капкачыны урынына алтынчы уенчыны мәйданга чыгару аркасында якташларыбыз исәпне тигезли алдылар, голның авторы Данил Фәйзуллин булды.

Өстәмә вакытта уңыш әлмәтлеләргә елмайды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International