Россиядә 20,9 млн га сөрүлек файдаланылмый, шуның 8,6 млн гектары 10 елдан артык хуҗасыз

2014 елның 26 гыйнвары, якшәмбе
Россиядә 20,86 млн га авыл хуҗалыгы җирләре файдаланылмый ята, шуның 8,62 млн гектары 10 елдан артык хуҗасыз. РФ Дәүләт Думасының 383 депутаты җирләрдән рациональ файдалануны яклап тавыш бирде, диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында. Каршы тавыш бирүче яки бер якка да кушылмаучы бер депутат та юк.

Татарстанда әйләнештән чыгарылган авыл хуҗалыгы җирләре күбесенчә Казан тирәсендә. Шул ук вакытта республика районнарында да буш яткан җирләр юк түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International