Әлмәттә “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегисе” проекты кысаларында конференция узды

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Әлмәттә “2030 елга кадәр Татарстан Республикасын үстерү стратегисе” проекты кысаларында “Әлмәт үсеш узелы: транспорт, пространство, бизнес, мәгариф”эзләнү конференциясе узды. Чарага Азнакай, Бөгелмә, Лениногорски, Баулы, Ютазы, Чирмешән районнарыннан җирле үзидарә органнары вәкилләре чакырылган иде. Конференциядә шулай ук Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, аның урынбасарлары, идарә җитәкчеләре катнашты.

ТР Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, чараны оештырырга мљмкинлек булдырганнары љчен Әлмәт районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, нефтьчеләр башкаласының республиканың социаль – икътисади үсешендә мљһим роль уйнавын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, эзләнү конференциясендә актив катнашып, һәрбер район вәкиле озак сроклы үсешкә нигезләнгән проектка үз љлешен кертә ала.

Конференция барышында катнашучылар 5 тљркемгә бүленеп тљрле темалар буенча экспресс карарлар әзерләделәр, үзләренең әлеге проектларын тәкъдир иттеләр.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International