“Ватан сагында” дигән II Республика рәсемнәр конкурсы

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Яшь буында сынлы сәнгать чаралары ярдәмендә ватанпәрвәрлек, Ватаныңны ярату хисе тәрбияләү максатында “Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге” дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе 2014 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленәчә “Ватан сагында” дигән II Республика рәсемнәр конкурсы үткәрә.

Конкурста катнашырга гомуми белем мәктәпләрендә белем алучы 7-18 яшьлек укучылар чакырыла. Конкурста катнашу өчен эшләрне 2014 елның 10 февраленә кадәр түбәндәге адреска җибәрергә: 420036, Казан, Тимирязев урамы, 8А.

Епифанова Юлия Васильевна белән элемтәгә керергә, тел.(843)5-100-149
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International