“Сандугач – Соловей” I Халыкара конкурсы

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
4-5 мартта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында вокалчыларның “Сандугач – Солвей” дигән I Халыкара конкурсы үтәчәк. Конкурс кысаларында мәшһүр мәдәният осталары белән очрашулар, мастер-класслар булачак, бу исә яшьләрнең иҗат илһамына яңа офыклар ачар дип көтелә.

Конкурс Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, иң югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм артистизмга ия булган, башкару осталыгын тирәнтен аңлаган шәхес - Венера Ганиева инициативасы белән үткәрелә.

Оештыру комитеты гаризаларны 1 марттан түбәндәге адрес буенча кабул итә: РТ, Казан, Оренбург тракты,3. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ФМИ, соло җыры кафедрасы.

Шулай ук күрсәтелгән электрон почта белән дә җибәрергә мөмкин: sandugach_vinera@mail.ru

Оештыру комитетының телефоны: 89274391371

Конкурс турында мәгълүматлар түбәндәге сайтка урнаштырылды: www.kazguki.ru

РТ мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International