Әлмәт студентлары полиция бүлегендә стажировка үттеләр

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
“Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысаларында “ТИСБИ” идарә университеты Әлмәт филиалының 3нче курс студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегендә стажировкада булдылар. Эчке эшләр органнарында эшләүнең үзенчәлекләре студентлар өчен бөтенләй ят нәрсә түгел, алар – булачак юристлар. Бүлек башлыгының кадрлар буенча урынбасары подполковник Вера Субботина белән әңгәмәдән соң студентлар стажировка үтү өчен дежур частка, ЮХИДИ бүлегенә, участок вәкилләре һәм җинаятьләрне тикшерү бүлекләренә таралдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International