ЮХИДИ башлыгы Валерий Гыйздәтуллин гавами матбугат чаралары аша Әлмәттә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Узган атнаның ял көннәрендә республикада юлларда транспорт һәлакәтләре аркасында 12 кешенең гомере өзелде. Шул уңайдан Әлмәт районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе полиция майоры Валерий Гыйздәтуллин матбугат чаралары аша Әлмәттә яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул һәлакәтләрнең төп сәбәбе тизлекне арттыру, каршы полосага чыгу, метеорологик шартларны исәпкә алмау икәнен ассызыклый. Шул уңайдан В.Гыйздәтуллин юлларда йөрү кагыйдәләрен бозуның аяныч нәтиҗәләргә китерүенә, кышкы шартларда юлларда аеруча сак булырга кирәклегенә, юл йөрү кагыйдәләрен хәрефкә-хәреф үтәү зарурлыгына басым ясый.

Әле кышның уртасы гына, алда бураннар да, бозлавыклар да булыр, юлларда сак була күрегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International