Былтыр Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләр катнашында 47 юл-транспорт вакыйгасы булган

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
2013 елның 12 аенда Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләр катнашында 47 юл-транспорт вакыйгасы булган, 48 бала зыян күргән, 3 бала һәлак булган. 23 бала җәяүле, 26сы пассажир булган. 2012 елда исә 42 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала үлгән, 45 бала җәрәхәтләнгән. Юл-транспорт хәрәкәтләренең байтак өлешенә эчкән хәлдә рульгә утыручылар гаепле.

Бу елга чыккач инде автомобиль белән эчкән хәлдә идарә итүче 56 кеше ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International