Әлмәт физик культура көллияте студентлары – Халыкара конкурста җиңүчеләр

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
2013 елның 20 ноябреннән 25 декабренә кадәр Бөтенроссия педагогик осталык үзәге тарафыннан иҗади-тикшеренү эшләренә “Татар авыллары тарихы” дигән халыкара конкурс үткәрелде. Аның максаты – яшь буында ватанпәрвәрлек, кече ватаның, үз милләтең өчен горурлык тойгылары тәрбияләү.

Татар теле укытучысы Нәҗибә Талипова җитәкчелегендә конкурста 2нче курс студентлары Исламов Ришат һәм Абдуллина Альбина катнашты. Ришат җиңүче дип табылды, Альбина катнашучы дипломы алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International