Әлмәтлеләр “Ел студенты” исемен дәгъвалый

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Студентлар өчен ел саен бирелә торган премиянең җиңүчесе Татьяна көнендә билгеле булачак. 25 гыйнварда Татарстанның еллык “Ел студенты-2013” премиясен тапшыру тантанасы булачак. Аны ТР яшьләр эшләре, туризм һәм спорт министрлыгы, Вуз ректорлары советы һәм Республика студентлар лигасы оештыра. Лига рәисе Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, конкурста катнашырга Казан, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Арча уку йортларыннан 332 гариза кергән. Быел конкурста “Елның чит ил студенты” дигән яңа номинация дә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International