Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Безнең Әлмәт
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Документлар
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Халиков: “Легаль алкогольне сату күләменең якынча 24 процентка кимүе – бу гадәттән тыш хәлгә якын вазгыять”
2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Казанда 2013 нче елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау буенча киңәшмә үтте
Бүген Казанда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2013 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә үтте.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, алкоголь базарын җайга салу Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин, дәүләт структуралары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре, республиканың район башлыклары катнашты.
Коллегиядә төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үткән ел кулланучылар законнарына кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренең кимүе күзәтелгән (2012 нче елда - 23 мең 823, 2013 нче елда - 21 мең 979 мөрәҗәгать).
“Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә алкоголь продукциясенең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм аны легаль рәвештә җитештерүне, аның әйләнешен контрольдә тоту мөһим бурыч булып кала бирә”, - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе. 2013 нче елда 6 меңнән артык атамада якынча 30 млн.л алкоголь продукция кертелгән һәм тикшерелгән. 680 мең л артыгы ГОСТ таләпләренә, куркынычсызлыкка һәм легальлеккә туры килми дип табылган.
Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, 2012 ел белән чагыштырганда, 2013 нче елның 12 аенда ТР предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән алкоголь продукциянең күләме 34 процентка арткан һәм 94,45 млн. л булган.
Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы докладында үткән елда “Татспиртпром” ААҖ чыгара торган продукциянең ассортиментын үзгәртү буенча эш дәвам ителгәнлегенә аерым игътибар бирде. “Татспиртпром” ААҖ республикадан читтә үз продукциясен сату күләмен арттыра алды. Ул 2013 нче елда 1 млн. 100 мең декалитр тәшкил итте”, - диде ул һәм 2009 нчы елда әлеге күләмнең бары тик 109 мең декалитр булганлыгын искәртте. “Нәтиҗәдә, “Татспиртпром” производство күләме буенча РФдә җитештерүчеләр арасында беренче урынга чыкты һәм ТРны барлык төбәкләр арасында, Мәскәү өлкәсеннән соң, икенче урынга чыгарды. Ә бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләнгән салымның күләме 16,8 млрд.сум тәшкил итте”, - дип ассызыклады Марченко.
Шул ук вакытта чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, ТРда үткән елда алкоголь продукциясен легаль рәвештә сату кимеде. Ведомство җитәкчесе әйткәнчә, аның легаль булмаган әйләнешенең кисәк үсеп китүе моңа сәбәп булган. “Без бәяләгәнчә, барлык алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенең өлеше кимендә 10 процент, ә аракының, аерым алганда, - 20 процентка кадәр”, - диде ул.
Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең алкоголь белән агулану очракларының динамикасы буенча мәгълүматы моңа дәлил булып тора. 2013 нче елда Татарстанда 1594 алкогольдән агулану очрагы теркәлгән. 2012 нче ел белән чагыштырганда (1137 очрак), 40 процентка үсеш билгеләнгән. “Аеруча Казанны билгеләп узарга кирәк, анда 805 агулану очрагы теркәлгән, ә 2012 нче елда – 304. Үсеш 2,6 тапкырга җиткән”, - диде ул. Шулай ук Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, ТРда алкогольдән агуланып 335 үлем очрагы теркәлгән, 2012 нче елда – 292.
Киңәшмәдә Алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин чыгыш ясады, ул билгеләп үткәнчә, ул “ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең үткән елдагы эшчәнлегеннән канәгать”.
ТР Премьер-министры ведомствоның 2013 нче елда эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, 2014 нче елга бурычлар билгеләде.
“Кызганычка каршы, без, 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча, аңа кадәрге елдагы кебек, статистика белән мактана алмыйбыз. Легаль алкоголь өлеше күрсәткечләренең шулай кисәк кенә кимүен күптән күзәткәнебез юк иде. Легаль алкогольне сату күләменең якынча 24 процентка кимүе – бу гадәттән тыш хәлгә якын вазгыять”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. “Әгәр дә әлеге күрсәткечләр аракы эчүнең кимүен раслый торган факт булса, без моңа куаныр гына идек. Ләкин, кызганычка каршы, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы да моның киресе турында сөйли: эчү кимемәде, ә легаль алкогольнең өлеше кимеде. Алкоголь продукциясне контрольдә тоту бетте, ә, димәк, татарстанлыларның йортларына билгесез урында чыккан һәм аңлашылмаган сыйфатка ия эчемлекләр эләгә башлады”, - диде ул.
Ул ТР башкаласына аерым игътибар ясады, анда алкоголь белән агулану очраклары берничә тапкырга арткан. Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләгә иң җитди игътибар бирергә һәм аны контрольдә тотарга кирәк. “Без билгесез кешеләрнең Татарстан халкын агулавы белән килешергә тиеш түгел”, - диде ул. Шулай ук ТР Премьер-министры Казан Башкарма комитетына ике атна эчендә Казандагы урам киоскларында сыра сату фактлары белән проблеманы хәл итәргә кушты.
Премьер-министр республикага легаль булмаган алкогольне кертүгә генә түгел, ә аны сатуга да каршы көрәшергә чакырды. Шул ук вакытта, ул ассызыклап үткәнчә, бу эш хокук саклау органнары белән бергә башкарылырга тиеш. “Легаль булмаган аракыны эчеп кенә калмыйлар, аны саталар да, - дип билгеләде ул. – Без легаль булмаган алкоголь продукцияне сату урыннарын контрольдә тота алабыз һәм контрольдә тотарга тиеш”. Тәкъдим буларак, ул алкоголь белән сату итүче таксистларның лицензиясен алуны әйтте.
“Алкогольдән агуланып үлүчеләр саны респбулика җитәкчелегендә тагын да ныграк борчу уята. Көненә бер кеше диярлек алкоголь белән агуланып үлә...” - дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча, әлеге өлкәдә тискәре күрсәткечләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшләп бетермәвенә генә бәйле түгел – объектив факторлар булды, алар легаль алкоголь базары үсешенә йогыты ясады.
Илдар Халиков фикеренчә, ТРда үсеп килә торган легаль булмаган алкоголь продукция базарына каршы тору уртак бурычка әйләнергә тиеш. “Без әлеге дулкынны туктатырга тиеш. Әлеге проблеманы, хакимиятнең барлык органнарын, иҗтимагый ошмаларны, халыкны җәлеп итеп, бөтен дөнья белән генә хәл итеп була”, - дип нәтиҗә ясады ТР Хөкүмәте башлыгы.
"Татар-информ"
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2024 ел
«Авангард - минем траекториям» кайта
2024 елның 10 сентябреннән 30 сентябренә кадәр «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге территориясендә «Авангард «Яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү уку-методик үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Авангард - минем траектория» тематик өстәмә гомуми үсеш программасы гамәлгә ашырылачак.
Кадерле Әлмәт халкы һәм кунаклары!
20 апрельдә «Киләчәккә юл – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларына ярдәм» проекты кысаларында Яшьләр үзәгендә 14.00 сәгатьтә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм укытучылары, Казан музыка көллияте укучылары, И.В. Аухадиев исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе, Казан шәһәренең М.Мөзаффарова исемендәге 18нче Балалар музыка мәктәбе укучылары концерты узачак.
Сак булыгыз, газ! Ни өчен газ җиһазларына даими хезмәт күрсәтү мөһим
Газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү өйдә куркынычсызлык һәм уңайлылык тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Газ җиһазларын даими тикшерү һәм саклау газ агып чыгу, янгыннар һәм шартлаулар белән бәйле авария хәлләрен булдырмаска ярдәм итә.
Ял көннәрендә безнең шәһәрдә чаралар!
Календарьда җомга, димәк, ял көннәрен планлаштыру өчен иң яхшы вакыт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз