Татарстанда исерткеч сату вакытын чикләү 681 сәүдә ноктасында бозылган

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Бу очракларның 80%тан артыгы сыра сату очракларына туры килә.

2013 елда Татарстанда исерткеч эчемлекләрне сату вакытының сакланышы 5 меңнән артык сәүдә ноктасында күзәтелгән. Шуларның 681ендә закон бозу очраклары булган. Шул рәвешле, 7-8 обүектның берсендә исерткеч сату кагыйдәләре сакланмый. ТР Дәүләт алкоголҗ инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко шундый мәгълүматлар китерде.

2012 ел белән чагыштырганда, закон бозу очракларын ачу 9,6%ка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International