“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына җавап

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Барлык сорауларны һәм җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Без авария хәлендәге торакта 22 кв.метрда ике гаилә яшибез. Күчергән чакта һәр гаиләгә аерым квартир бирергә тиешләрме?

Җавап:
Торак йорт белән социаль найм договоры нигезендә файдаланган очракта, авария хәлендәге йорт сүтелгәндә, торак бина РФ Торак кодексының 89 маддәсенең 1 пункты нигезендә бирелә. Әгәр дә авария хәлендәге торак гражданның үз милке икән, алына торган мәйданга алмашка торак мәйданы бирү РФ Торак кодексының 5-8 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International