Түбән Абдулда чиста су проблемасы көнүзәк булып кала бирә

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
22 январь көнне Әлмәт районының Түбән Абдул авылында отчет җыелышы булып узды. Аның эшендә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, аның авыл җирлекләре буенча урынбасары Алексей Грушин, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, авыл Советы депутатлары, төрле служба җитәкчеләре катнашты.

2013 ел дәвамында башкарылган эшләр буенча Түбән Абдул авылы җирлеге башлыгы Ринат Шәрифуллин чыгыш ясады. Түбән Абдул һәм Кызыл Көч авылларында 357 хуҗалык , 859 кеше исәпләнә. Шуларның 450 се эш яшендә, 97 се нефтьче, 21 кеше авыл хуҗалыгында , 6 кеше җаваплылыгы чикләнгән оешмаларда, 15 кеше фермерларда, 7 кеше элемтәдә, 11 кеше төзүчеләрдә, 41 кеше сату һәм хезмәт күрсәтү оешмаларында эшли. Мәктәпкәчә учреждениедә 23 бала тәрбияләнә, мәктәптә 66 укучы белем ала.

Авыл халкы, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә. 2013 елда халыктан 30 000 литр сөт җыеп тапшырылган, шуның өчен 150 000 сум субсидия бирелгән.

Үзәктән иң ерак урнашкан торак пунктларның берсе булса да, Түбән Абдулның мәдәни тормышы бай һәм кызыклы. Ел башыннан 8 мәдәни программа, 20 тематик кичә оештырылган.Узган елгы чаралар арасыннан халык күңелендә эз калдырган, сәнәкчеләр һәм ак гвардиячеләр тарафыннан һәлак булган авыл кешеләренә, сугыштан исән – сау кайтучыларга Мемориаль һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәровадан кала, Мәскәү, Казан шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсеннән һәм башка җирләрдән кунаклар да бар иде.

Әлеге уңайдан авылны төзекләндерү юнәлешендә шактый гына эшләр дә башкарылган. Республика акчасына Ленин урамына 1200м асфальт юл салынган. Якын киләчәктә тагын 1800 м салу мөмкин булыр, дигән ышанычлары бар. 3 күпер дә капиталь ремонт программасына кертелгән, авылның урта күперенә ремонт ясалган, 2014 елда калган икесе төзекләндереләчәк. Бу эшне “ТР Күперләре” җәмгыяте башкарачак.

Уңай күренешләр белән беррәттән авылда проблемалар да юк түгел. Төбәктә битум ятмалары үзләштерелә башлаганнан бирле авылның сулыклар составы үзгәргән. Җыелышка килүчеләр суүткәргечләрдән килгән суның эчәргә яраксыз икәнлеге турында берничә ел чаң суга, ләкин алынган экспертизалар әлеге нәтиҗәләрне дәлилләми. Җыелышта авыл халкы исеменнгән ачык хат язып, кешеләрдән имзалар җыеп, аны нефтьчеләргә дә, берничә вәкаләтле органнарга да җибәрү турында карар кабул ителде.

Авыл халкы иртәнге яктан күкерт исенең бик нык булуыннан да зарланды. Пай җирләренә берничә тапкыр килгән салым квитанцияләре буенча да службаларга сораулар булды, алар урыннарда хәл ителде.

Ринат Шәрифуллин билгеләп узганча, авылда 30 га якын эшсез кеше исәпләнә, шуларның 4 се генә пособие ала. Яшьләр арасындагы тәртипсезлек тә зур борчылу тудыра. Мемориаль һәйкәл янына утырткан агачларга көтүгә куылмаган кәҗә–сарыкларның зыян салуы, кыш көне кардан ясалган сыннарны вату, аларны юл уртасына чыгарып кую, юл билгеләренең урыннарын күчереп авария ситуацияләре ясау кебек хәлләр кабатланса, кемнең–кем булуына карамастан катгый чаралар күрәчәкбез, дип кисәтте авыл җирлеге башлыгы.

Алексей Грушин авылларны үстерү максатыннан кабул ителгән федераль программа белән таныштырды. Мисал өчен авыл халкыннан “самовложение” графасы белән 500 мең сум акча җыела. Дәүләт әлеге суммага тагын 4 тапкыр өсти. Гомуми җыелган 2 млн 500 мең сумга авыл халкы референдум җыеп нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итә.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Нилевич авыл җирлегенең 2013 ел дәвамында башкарган эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде, агымдагы елда планлаштырылган эшләрне башкарып чыгуда уңышлар теләде.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International