Ак халатларга кытлык

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин мәгълүматларына караганда, хәзер республика сырхауханәләрендә 672 белгеч җитми. Беренчел буын хезмәткәрләр бигрәк тә шәһәр сырхауханәләрендә җитешми. “Земский врач” программасы аркасында авылларда хәл яхшыра башлады.

Проблеманы хәл итүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе – Казан медицина университеты белән эшләү. Университетта берничә программа өстендә эшләү планлаштырыла: дәвалау факультетына максатчан алу, студентларны 50гә 50 финанслау схемасы белән укыту, ягъни укыган өчен яртылаш студент үзе, яртылаш эш бирүче түли (2014 елда шундый 59 урын булачак). Шул рәвешле, республика министрлыгының тырышлыгы табиблар әзерләп чыгаруны арттыруга юнәлдерелә. Әмма, университетның проректоры Ләйсән Мөхәррәмова сүзләренә караганда, булачак табиблар укыганда түгел, шактый соңрак читкә чәчелә.
“Өстән” яңа программалар кертүгә караганда эшләүче медикларның нәрсәгә мохтаҗ икәнен ачыклау заруррак, диләр экспертлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International