Бүген кулдан язу көне

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген дөньяда кулдан язу көне билгеләп үтелә. Ул һәммәбезгә дә кулдан язуның гаҗәп берт нәрсә икәнен, каләм белән һәрвакыт язгалап торырга кирәклеген, һәркемнең язуы кабатланмас нәрсә булуын искә төшерү максатында үткәрелә. Аның башлап йөрүчесе Язу әсбаплары җитештерүчеләр ассоциациясе булды, “кулдан язу” бәйрәме дип 23 гыйнварны ул игълан итте. Шунысы кызык, Бәйсезлек декларациясенә беренче булып кул куйган АКШ дәүләт эшлеклесе Джон Хэнкок шушы көнне туган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International