2 февральдә Әлмәттә “Татарстан чаңгы эзе” ярышлары үтәчәк

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
2 февральдә әлмәтлеләр “Татарстан чаңгы эзе” ярышларына кушылачак. Предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмә шул ярышларны үткәрүгә багышланган иде. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов үткәрде.

Ярышларны тантаналы рәвештә ачу 11.00 сәгатьтә Шәһәр мәйданында булачак, ә ярышлар ипподромда үтәчәк. Программада – VIP-узыш, 10-11 класс укучылары ярышы, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары ярышы, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары ярышы.

Ничә яшьтә булуларына карап, хатын-кызлар 2, 3 һәм 5 километрлы, ир-атлар 3, 5 һәм 10 километрлы дистанцияләрдә узыша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International