Хоккей буенча Олимпия җыелма командасына Әлмәт кызы керде
2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Сочидагы XXII кышкы Олимпия уеннарына хатын-кызлар хоккей җыелма командасының составы игълан ителде. Исемлектә барысы 21 кыз. Шул исәптән 3 капкачы, 7 сакчы һәм 11 һөҗүмче. Россия җыелма командасында Түбән Новгород СКИФыннан ике хоккейчы кыз – сакчы Александра Капустина һәм һөҗүмче Ольга Соснина бар.
Ольга Соснина 1992 елда Әлмәттә туган, хоккей белән балалар командасы составында Әлмәттә шөгыльләнә башлаган. СКИФ составында ике тапкыр Россия чемпионы исемен алган.