Әлмәттә куркыныч тудыручы шоферларны эзлиләр

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
21 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре “Знамя труда” һәм “Әлмәт таңнары” газетларының журналистлары белән эчкән баштан машина йөртүчеләрне ачыклау максатында матбугат рейды үткәрделәр. Рейд барышында эчкән килеш руль артына утыручылар очрамаса да, статистика шуны күрсәтә: эчкән кешеләр гаебе белән юл һәлакәтләре еш булып тора.

Узган ел Әлмәттә генә эчкән машина йөртүчеләр гаебе белән 21 транспорт һәлакәте булды, 6 кешенең гомере өзелде, 36 кеше авыр җәрәхәтләр алды. Ел дәвамында эчкән хәлдә руль артына утырган 998 кеше тоткарланды. Алар һәммәсе дә 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

ЮХИДИ хезмәткәрләре эчкән йөртүчеләрне ачыклау рейдларын көн саен үткәреп торалар. Гыйнварның беренче өч атнасында гына шундый 50 очрак теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International