“Алнас” заводы 2015 ел ахырына җитештерүчәнлекне 2013 ел белән чагыштырганда 60%ка күтәрүне планлаштыра

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
“Алнас” заводында 2015 ел ахырына җитештерүчәнлекне 2013 ел белән чагыштырганда 60%ка күтәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә министрлык делегациясенең “Римера” корпорациясе җитәкчеләре белән киңәшмәсе барышында билгеле булды.

Равил Зарипов “Алнас” цехларын карап чыкты, машина төзү предприятиесен модернизацияләү проектының гамәлгә ашырылуы белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International