Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов ТОСМС мөдирләре белән киңәшмә үткәрде.

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бүген ТОСМС мөдирләре, аларның баш предприятиеләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә райбашкарма җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов катнашты.

Очрашу барышында халык белән ноябрь-декабрь айларында үткән хисап җыелышларының йомгаклары каралды. ТОСМСлар буенча әйдәр белгеч Ландыш Малова җыелышларда кешеләр тарафыннан күтәрелгән проблемалар турында отчет ясады.

Марат Гыйрфанов кварталларда яшәүчеләрнең шикаятьләренә карашны үзгәртү кирәклеген әйтте. Еллар буена хәл ителми ята торган мәсьәләләр булырга тиеш түгел. Иң борчыган мәсьәләләрне хәл итү буенча ТОСМСлар башкарма хакимият органнары һәм тиешле оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә тиешләр.

Киңәшмә барышында шулай ук кварталларда яшәүчеләрнең җыелышларын оештыру мәсәләләре дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International