Әлмәткә Камал театры гастрольгә килә

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
5-8 февраль көннәрендә Әлмәт дәүләт татар драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” дигән лирик комедиясе һәм Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” дигән романтик комедиясе буенча спектакльләр куячак. Шул уңайдан бүген театрда матбугат конференциясе оештырылды. Камал театры артистлары, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Венера Шакирова, театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов куелачак спектакльләр, үз театрлары, аның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, Әлмәт журналистларының күп санлы сорауларына җавап бирделәр.

Ирек Бәдретдинов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International