Балалар бакчасы белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге процессында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
35нче балалар бакчасы (“Маленкая страна”) базасында “Балалар бакчасы белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге процессында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру” дигән темага физик культура инструкторларының куст методик берләшмәсе булды. Физик культура инструкторы М.В.Терентьева, ярышка 16 гаилә җыеп, ата-аналар белән чара үткәрүне югары профессиональ дәрәҗәдә гәүдәләндерде. Әтиләр, әниләр һәм балалар дәртләнеп катнашкан эстафеталар бик кызыклы үтте. Төп максатка – гаилә әгъзаларының һәммәсен дә сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерүгә ирешелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International