Торак төзелешенә килгәндә, быел төрле юнәлешләр буенча 2,4 млн кв. м га якын торак төзү ниятләнә. Инвестицияле күпкатлы торак төзелеше кысаларында 11 муниципаль берәмлектә гомуми мәйданы 1 млн кв.м дан артык булган 114 торак йортны сафка бастыру планлаштырыла. Шулай ук мәйданы 1 млн кв. м га якын булган 9 меңнән артык азкатлы торак йортлар төзелеше күздә тотыла.
Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының 469 гаиләсе торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗ кичерә. Бу максатларга федераль бюджеттан 534 млн сумнан артык акча каралган.
2014 нче елда 18 муниципаль берәмлектә полициянең участок уполномоченныйлары өчен 38 административ-торак комплексы төзелеше планлаштырылган. Республика казнасы хисабына 20 комплекс, муниципаль берәмлекләр бюджеты хисабына 18 комплекс төзелеше фаразлана.
Авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасын финанслау күләме агымдагы елга 3 млрд 223 млн сум тәшкил итә. Республика бюджетыннан бу максатларга 1,76 млрд сумнан артык акча, ТКХ федераль фонды чараларыннан 1,46 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәк. Агымдагы елгы программага 529 йорт кертелгән. Авария хәлендәге торактан 9 мең 464 кешене күчерү планлаштырыла, моның өчен 3858 торак бина кирәк булачак.
Быел 100 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү күздә тотыла. ТР бюджетында моңа 50 млн сум акча каралган. Агымдагы елда шулай ук 295 ятим баланы торак белән тәэмин итү ниятләнә. ТР бюджеты турындагы законда әлеге категория гражданнарын торак белән тәэмин итүгә 302,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
2014 нче елда ТР да күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында, 4 млрд 709 млн сумга 735 йортны төзекләндерү планлаштырыла. Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү 2,55 млрд сумга төшәчәк.
2014 нче елда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше программасы кысаларында ТР да 64 объект төзелеше һәм 271 объектка капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Программаны тормышка ашыруга 330 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстанның 45 муниципаль районында быел 340 млн сумга 177 спорт мәйданы төзелеше ниятләнә.
Авыл клублары төзелеше программасы кысаларында 47 күпфункцияле комплекс төзү фаразлана. Республика бюджетыннан бу максатларга 541 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк.