Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә “Кулланучылар хокукын яклау” республика олимпиадасы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә “Кулланучылар хокукын яклау” темасына республика олимпиадасы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчсе Игорь Марченко, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов катнашты.

Билгеле булганча, Татарстанда кулланучылар хокукын яклау юнәлешендә региональ программа эшләп килә. Шуның кысаларында 2013 елның сентябрь – декабрь айларында гомуми урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар арасында “Кулланучылар хокукын яклау” темасына олимпиада уздырылды. Беренче этапта – эссе формасында язылган иҗади эшләрнең саны 511 дән артык булса, бәйгенең икенче этабы– текст биремнәрен бары тик 48 укучы гына эшли алган. Өченче, йомгаклау этабы имтихан формасында булуы белән үзәнчәлекле.

Тантананы ачып, Айдар Маратович тормышта һәрдаим кирәкле булган әлеге өлкәдә үх хокукларыңны белүнең кирәк булуын ассызыклап, олимпиадада катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга район башлыгы исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

Игорь Марченко кулланучыларның грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән программаның беренче ел гына булса да нәтиҗәле эшләвен әйтте, Әлмәт районы мәктәпләрендә укучыларга белем бирү белән беррәттән тормышка әзерлек эшләренә дә зур игътибар бирелүенә басым ясады. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе республика олимпиадасы җиңүчесе – Түбән Мактама бистәсенең 2 нче мәктәбе укучысы Дамир Исламовка беренче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды. Гүзәлия Гатауллина (5 нче гимназия), Алия Арсланова (7 нче мәктәп),
Сөмбел Газизова (7 нче мәктәп), Диләрә Гайфуллинаның ( 10 нчы мәктәп) эшләре шулай ук төрле төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International