Әлмәт туган якны өйрәнү музее базасында эчке семинар булды

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Семинар кысаларында фондны тулыландыру-сатып алу комиссиясенең утырышы үткәрелде. Анда, киләчәктә РФ музей фондына кертү максаты белән, музейга бүләккә тәкъдим ителә торган мәдәни кыйммәтләргә экспертиза ясалды. ӘМР музейлары фондына 80 әйбер кергән. Алар арасында СССР студентлар төзү отряды курткасы (К.Сазхиевадан бүләк), чигүле хатын-кыз читекләре (Л.Нурлыгәрәевадан), 1940 елгы чиккән кулъяулык (М.Хәлиловадан) бар.

2013 елгы эшкә йомгак ясалды, 2014 елга планнар каралды, музей эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International