Әлмәттә балаларның юл хәрәкәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү рейды үткәрелде

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
20 гыйнварда Әлмәттә балаларның юл хәрәкәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү рейды үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре ПДН инспекторлары белән бергәләп Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди аяныч хәлләргә китерү мөмкинлеген машина йөртүчеләрнең исенә төшерделәр.

Рейд барышында балаларны махсус тотып тору җайланмасыннан башка утыртып йөрткән һәм хәрәкәт көйләнми торган чатта җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән шоферлар административ җавапка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International