Әлмәтлеләр туган якны өйрәнү музееның “Чыршы, чыршы, чыршыкай...” акциясендә актив катнашты

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәт туган якны өйрәнү музееның фондлары бүләкләр исәбенә тулылана. 2013 елның 20 декабреннән 2014 елның 20 гыйнварына кадәр әле беренче тапкыр “Чыршы, чыршы, чыршыкай...” яңа ел акиясе үткәрелгән иде: музей шәһәр кешеләренә Яңа ел бәйрәмен чагылдыручы әйберләр алып килергә чакырып мөрәҗәгать итте. Моның максаты музей эшчәнлеген рекламалау һәм музейның яңа ел коллекциясен баету иде.

Әлмәт кешеләре чакыруга җавап итеп Яңа елны бәйрәм итүгә бәйле 35 әйбер алып килде. Әлмәт туган якны өйрәнү музее бүләк китерүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International