Балаларына тиешле тәрбия бирмәгән әти-әниләргә штраф салынды

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Яшьләр үзәгендә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия әгъзалары бу юлы полиция хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән 25 беркетмә тикшерде. Үсмерләр һаман да җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллануны дәвам итә. Шулай ук күпчелек беркетмә өлкәннәрдән башка гына төнлә урамда йөрүчеләргә карата да төзелгән. Урлашу, хулиганлык очраклары да аз түгел балалар арасында. Моннан тыш балаларына тиешле тәрбия бирмәгән әти-әниләргә штраф салынды. Бу көнне салынган штрафлар күләме 14 мең 600 сум тәшкил итте.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International