Кыш Бабай призына ярышлар

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
“Балалар-яшләр иҗаты үзәге” базасында “Кыш Бабай призына ярышлар” дип аталган спорт чарасы үткәрелде. Аның максаты педагоглар, ата-аналар, студентлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучыларының юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыруга омтылышларын берләштерү иде. Ярышларны ӘМР Мәгариф идарәсе, “ТР юл хәрәкәтләрендә иминлекнең фәнни һәм укыту программаларын финанслау дирекциясе”нең Әлмәт фонды оештырды.

Чараның баш герое Кыш Бабай ярышларны уен-көлке белән ямьләндерде, ярышларда катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр һәм, әлбәттә, тәм-төмнәр өләште.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International