Балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан балаларны бакчага йөрткән өчен түләү арттырылган иде. Шуның белән беррәттән аз керемле гаиләләрне социаль яклау юнәлешендә дә җитди чаралар күрелә. Гаиләләр җан башына 10 000 сумга сумга кадәр керемле, 10 000нән 15 000 сумга кадәр, 15 000нән 20 000 мең сумга кадәр керемле төркемнәргә аерылып карала. Бер кешегә исәпләгәндә кереме 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүне икегә бүлеп эшләргә мөмкин.

Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов сүзләренә караганда, түләүнең беренче этабы компенсация алганчы , икенче өлеше компенсация алгач кертелә. Әмма бу берьюлы гына түләргә ярамый дигән сүз түгел.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International